"Иннополис"сайлау участогында Президент сайлауда барлыгы 1500дән артык кеше катнашачак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Ул үзе дә әлеге участокта тавыш бирде.
- Бу -безнең гражданлык бурычыбыз, илнең киләчәген сайлау хокукы. Тагын бер кат илнең образын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге. Илебезнең ирешкән күрсәткечләрен тану һәм халыкара аренада таныту да. Бу өч көндә гражданлык позицияләрен белдереп, сайлау участокларына барып тавыш бирү дөрес булыр, - диде Роман Шәйхетдинов.
 Аның фикеренчә, Иннополис сайлауга бик нык әзерләнгән. Коллектив бу эшкә җаваплы караган. Робот техникасына багышлап техник күргәзмә дә оештырылган. Сайлауга килүчеләр аның белән таныша ала.
 Иннополис - яшьләр шәһәре.Монда сайлаучыларның уртача яше - 31.
 Участокта хәтта чит илләрдән килгән күзәтүчеләр дә катнаша. Алар - Испания, Бразилия һәм башка чит илләр вәкилләре. Күзәтүчеләр сайлау системасы белән танышып, кызыксындырган сорауларын да бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез