Роскомнадзор WhatsApp һәм VPN-сервисларны блоклау турындагы хәбәрләрне шәрехләле

Роскомнадзор матбугат чараларының рәсми каналларында бастырылган рәсми мәгълүматка гына ышанырга чакырды. Шул рәвешле ведомствода WhatsApp һәм VPN-сервисларны блоклау турындагы имеш-мимешләрне шәрехләделәр, дип яза ТАСС.

«Роскомнадзор рәсми мәгълүматка гына ышанырга чакыра», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр кертүгә кагылышлы барлык карарлар билгеләнгән тәртиптә кабул ителә һәм халыкка рәсми коммуникация каналлары ярдәмендә тиз арада җиткерелә.

Элегрәк Дәүләт Думасының мәгълумати сәясәт комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин WhatsApp мессенджерына Россия базарыннан китәргә әзерләнергә вакыт, дип белдергән иде.

Шул ук вакытта аналитик Урван Парфентьев Россия халкы WhatsApp Россиядән киткән очракта да аннан файдаланачак дип фаразлый. Шулай ук ул Whatsapp мессенджерын Telegram га караганда куркынычсызрак мессенджер дип тә атады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре