Газетага язылу

Роспотребнадзор йогышлы авыруларны кисәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачкан

Роспотребнадзорда сәфәр вакытында ничек итепинфекцияләрдән сакланырга икәнен аңлатачаклар.

Сер түгел: чит илләргә сәяхәт кылу еш кына ниндидер инфекция йоктыру куркынычы белән яный. Шуңа күрә Роспотребнадзор, озын Яңа ел каникулы алдыннан күпләрнең чит илләргә, шул исәптән тропик һәм субтропик илләргә юл тотачагын исәпкә алып, туристларга йогышлы авыруларны кисәтү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия “Кайнар линия”сен ачкан.Ведомство белгечләре чит илләргә сәфәр планлаштырганда прививка ясатыргамы-юкмы икәнен, чир йоктырмас өчен нәрсәләрне күздә тотарга икәнен аңлатачак, инфекция ияртү куркынычы аеруча зур булган илләрдә санитария-эпидемиологик иминлек кагыйдәләрен искә төшерәчәк.

Белгечләр шулай ук чит илдә чир йоктырган очракта нәрсә эшләргә, дигән сорауга җавап бирәчәк.Консульта ция үзәкләренең телефон номерлары һәмадреслары Роспотребнадзорның территориаль идарәләре рәсми сайтларына урнаштырылган.Роспотребна дзорның Бердәм консультация үзәге (8-800-555-49-43)тәүлек әйләнәсе эшли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре