Роспотребнадзор: «Омикрон» штаммының Татарстанда булуы мөмкин

«Омикрон» штаммы Татарстанда да булырга мөмкин. Журналистлар белән очрашу вакытында
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

- Галимнәр фикеренчә, " омикрон" Россия дә яшәүчеләр арасында йөри һәм илдә мондый "табылдыклар" бар. Бездә уңай "табылдыклар" юк, әмма «омикрон» ның тест белән генә 100% ачыкланмау ихтималын аңларга кирәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта без «омикрон» ның циркуляцияләнүе куркынычын тикшерәбез, - диде Авдонина.

Спикер «дельта» дан аермалы буларак «омикрон»ның берничә тапкыр тизрәк таралуын искәртте.
Шулай ук прививка ясатылганнарда әлеге штаммның җиңелрәк формада үтүен, ә менә прививка ясатмаганнарның авыррак кичерүен әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре