Аның әйтүенчә, иң нәтиҗәле ысулларның берсе – милекченең шәхси катнашыннан башка гына алыш-бирешләрне теркәп булмау турында ЕГРНга язу кертү хакында гариза тапшыру. Бу очракта күчемсез милек хуҗасыннан башка гына тапшырылган документлар каралмаячак.
Белгеч, торак сатып алганда, аның тарихын җентекләп тикшерергә-барларга киңәш иткән. Моның өчен ЕГРНнан өземтә соратып алырга кирәк. Бу документ сатучының торакка хокукларының законлы булу-булмавын, чикләүләр салыну-салынмавын тикшерү, шулай ук сатучының бердәнбер милекче булып тору-тормавын ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Өземтәнең чынлыгын, QR-код ярдәмендә, Росреестрның рәсми сайтында тикшерергә мөмкин.
Күчемсез милек хуҗаларының еш алышынуына да игътибар итү кирәк. Кыска гына вакыт эчендә шул бер үк торак белән берничә алыш-биреш ясалу шиккә салырга тиеш. Бу мәгълүматны хокукларның күчүе турында ЕГРНнан өземтәдә табарга мөмкин. Шулай ук сатучының бөлгенлеккә төшү-төшмәве, бурычлары, фатирда теркәлгән затлар турында мәгълүматларны тикшерү, кирәк булган очракларда – ана капиталыннан файдалану турында документларны һәм иренең (хатыны) нотариуста расланган ризалыгын соратып алу киңәш ителә.
Борһанова билгеләп үткәнчә, икенчел торак базарында күчемсез милеккә бәйле мошенниклык очраклары, шул исәптән “Долина схемасы” дигән исем алган очраклар Росреестрның учет-теркәү системасы эшчәнлегенә бәйле түгел. Биредә сүз алыш-бирешне законсыз теркәү турында түгел, бәлки торагын сатучының, акчасын мошенникларга тапшырып, бик авыр хәл китереп чыгаруы турында бара.
Белгеч басым ясап әйткәнчә, Росреестрның теркәү системасы тотрыклы эшли, милек хуҗалары турында мәгълүматлар ышанычлы төстә саклана. Шул ук вакытта күчемсез милек белән алыш-бирешнең барлык шартлары килешүдә җентекләп язылган булырга тиеш, чөнки суд тикшерүе очрагында җаваплылык ике якка да төшә.
Моннан тыш, белгеч әйтүенчә, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне теркәү вакытын киметү күздә тотылмый. Хәзерге вакытта Татарстанда теркәүнең уртача вакыты докуменларны тапшырганнан соң 2-4 эш көне тәшкил итә (регламентта 9 көн каралган).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез