Россия армиясе Донецк халык республикасында тагын 2 торак пунктны азат иткән

Россия Федерациясе Кораллы көчләре бер тәүлек эчендә Донецк халык республикасында Надеждинка һәм Новоселка торак пунктларын азат иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткән.

“Үзәк” гаскәрләр төркеме подразделениеләре, дошман оборонасына тирәнгәрәк үтүне дәвам итеп, актив гамәлләре белән Надеждинка торак пунктын азат итте. “Көнчыгыш” гаскәрләр төркеме подразделениеләре Новоселканы азат итте”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре