Россия армиясе Донецк халык республикасында тагын бер торак пунктны азат итте

Россия Федерациясе Кораллы көчләре Донецк халык республикасында Андреевка авылын азат иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.

“Үзәк” гаскәрләр төркеме подразделениеләре актив һәм хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә Донецк халык республикасында Андреевка торак пунктын азат итте”, – диелгән ведомствода.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуында республикадан махсус хәрби операциягә мобилизация һәм контракт буенча 38 169 кешенең китүе турында сөйләде. “Бездә 15 Россия Герое бар, 7сенә – үлгәннән соң Герой исеме бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде”, – дип аныклап үтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре