Россия хәрбиләре, Харьков өлкәсенең Купянск шәһәре тирәсендә Украина кораллы көчләре оборонасын өзеп, бик мөһим юл өлешен үз контроленә алган.
“ТАСС” хәбәрчесенә хәрби эксперт Андрей Марочко сөйләп үткәнчә, хәрбиләребезнең уңышлы гмәлләре нәтиҗәсендә дошманның Мясютовка торак пунктыннан төньяк-көнбатышта дошманның оборона сызыгын өзүгә һәм уңайлырак позицияләргә урнашуга ирешелгән.
 Россия Кораллы көчләре Двуречная-Купянск юлының ике чакрым озынлыктагы өлешен контрольгә алган. Моңа кадәр юлның әлеге өлешеннән Украина хәрбиләре бик актив төстә файдаланган.
 Хәрби эксперт сүзләренә караганда, Украина армиясе юлның бу өлешен ничек тә үзенә кире кайтармакчы, чөнки ул логистика өчен бик мөһим. Шул сәбәпле Киев Фиголевка, Двуречная һәм Западное торак пунктлары тирәсенә өстәмә көчләр җәлеп иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез