Газетага язылу

Россия армиясе СВО зонасында бер тәүлек эчендә 3 торак пунктны азат иткән

Россия хәрбиләре бер тәүлек эчендә 3 торак пунктны: Запорожье өлкәсендә –Терноватое һәм Речное, шулай Донецк халык республикасында Берестокны азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Бересток торак пунктын «Юг» гаскәрләр төркеме подразделениеләре алган. Терноватоены исә «Восток» гаскәрләр төркеме хәрбиләре азат иткән. «ТАСС» агентлыгына Россия көч структураларыннан хәбәр ителгәнчә, әлеге районны азат итү Гайчур елгасының көнбатыш ярында алга таба һөҗүм итү өчен плацдармны киңәйтү мөмкинлеге биргән.

Моннан тыш, Оборона министрлыгы хәбәренә караганда, «Днепр» гаскәрләр төркеме подразделениеләре Запорожье өлкәсендәге Речное торак пунктын контрольгә алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре