"Россия белән Украина конфликты төгәлләнү стадиясенә якынлаша, дигән сигнал ишетәбез"

Путинның оборона чыгымнары киметеләчәген анонславы Россиядә үткән атнаның иң мөһим яңалыгы булды. 2025 елга илнең милли обронага тоткан акчасы эчке тулай продуктның 6,3 процентына җиткән. Чагыштырыгыз: Трамп НАТО илләреннән хәрби бюджетны ЭТПның 5 процентына җиткерүне таләп итә, тегеләр шуңа ирешә алмый, чөнки бу социаль кризиска китерә. Бездә исә бюджет чыгымнарының 32 проценты – оборонаныкы. Салымнарның һәр өченче сумы диярлек сугыш хәрәкәтләрен финанслауга тотыла дигән сүз бу. Андый авыр йөкне бер дәүләт тә озак күтәрә алмый. СССРның икътисадый яктан җимерелүенең төп сәбәпләренең берсе ашкынып кораллану иде.

Путин белдерүеннән әллә ничә төрле мәгънә чыгарып була. Бюджет дефициты куркыныч чиккә җитеп килә дип аңлау мөмкин. Шулай булмаса, изге дип саналган оборона бюджетын чикләргә тотынмасар иде. Без уңайрак мәгънә чыгарабыз: Россия белән Украина конфликты төгәлләнү стадиясенә якынлаша, дигән сигнал ишетәбез. Моны Киев белән сөйләшүләр өстәленең озакламый яңадан җәеләчәге турындагы хәбәрләр дә раслый. Яңа делегациягә абруйлырак кешеләр кертелсә, финиш якын, дип әйтер идек. Путин килсә, сөйләшүләргә үзенең да барачагын әйтә Трамп. Монысы инде, гомумән, конфликт килешү стадиясенә якынайганда гына мөмкин. Путин тагын хәрби чыгымнарны үстерүгә безнең инфляция белән түләвебезне дә искә алды. Хак сүзләр: сугыш хәрәкәтләрен һәрвакытта да халык кесәсе финанслый. Хәрби конфликтлар вакытында олигархлар байлыгы гына үсә.

Офыкта тыныч килешү шәүләсе күренүен Валентина Матвиенконың: «Тарихи бәйләнешләрне һәм үзара кызыксынуларны исәпкә алып, Россия белән Европаның мөнәсәбәтләре ерак булмаган киләчәктә торгызылырга мөмкин», — дигән сүзләре дә раслый. «Ерак булмаган киләчәктә» дигән сүзләргә игътибар итүегезне сорар идем. Трамп үткән атнада Россиягә басымны көчәйтте, үз мәхәббәтен Киев ягына таба борды. Сугыш хәрәкәтләре туктатылмаса, Вашингтон Россия белән сәүдә иткән илләргә 500 процентлы пошлиналар турында канун проектын кабул итү белән яный. Эш аңа ук барып җитмәстер. Барып җитсә, Мәскәү Си Цзинпиньның яклавына өметләнә алырмы, мәгълүм түгел. Рәсми булмаган мәгълүмат кырында, Си каты авырый, август аенда аны алыштыралар, дигән сүзләр йөри.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре