Россия Федерациясенең Генераль прокуроры Игорь Краснов Казанга килде. Бу хакта Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны аэропортта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән каршы алды.
«Бүген күзәтчелек ведомствосы башлыгы Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия җәядән ату турнирын ачачак һәм яшь спортчылар өчен заманча комплексны төзүгә старт бирәчәк», – диелә хәбәрдә.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия ук ату ярышлары 22-26 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында, «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән ике яшь категориясендә 600дән артык егет һәм кыз 50, 60 һәм 70 метр дистанцияләрдән җәядән ату буенча берничә дисциплинада көч сынашачак. Спортчылар шәхси һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез