Газетага язылу

Россия Герое Александр Лапин башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырган

  Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырган. Шул рәвешле анда җиңгән очракта ул “Бердәм Россия”нең төбәк бүлегеннән IX чакырылыш Дәүләт Думасындагы урынга дәгъва кыла алачак. “Бөтен гомеремне Россия халкына хезмәт итүгә, Ватанымны саклауга багышладым. Солдаттан Сүриядә һәм махсус хәрби операция зонасында гаскәрләр төркеме командующиена кадәр юл уздым. Бүгенге тормышымда Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итү һәм кече Ватанымның мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итү теләге белән янам”, – дип белдергән Лапин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Аның әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясен сайлавы нәкъ менә биредә конкрет эшләр аша чынбарлыкта файда китерү мөмкинлегенә бәйле. “Файда китерү – минем өчен бик мөһим. Тормышымның мәгънәсе ул. Бөтен тырышлыгымны төрле максатларга ирешү өчен ярдәм итүгә юнәлтәчәкмен”, – дип билгеләп үткән Лапин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре