Россия Герое Семен Николаев турында: «Кечкенәдән хәрби булырга хыялланды»

Яшел Үзәндә туып үскән Семен Николаев Россия Герое исеменә лаек булды. 36 нчы армия командующие урынбасары, полковник Николаев – махсус хәрби операциядә Татарстаннан бу исемгә лаек булган 16 нчы Герой.

Семен Николаев җитәкчелегендә сугышчылар Көньяк Донецк юнәлешендә берничә торак пунктны азат итә. Алар арасында стратегик яктан мөһим ныгытма булып саналган Великие Новоселки да бар. Ул вакытта подполковник Николаев 5 нче аерым гвардия танк бригадасы белән җитәкчелек итә әле. Бригада алдына куелган бурычлар турында «Россия» телеканалында Владимир Соловьевка биргән интервьюда сөйли. Аларга, дошманны юк итү өчен, нәкъ менә шушы бистәгә керергә кирәк була. Сугышчыларының төгәл тактикасы һәм килешеп эшләве нәтиҗәсендә, операция тиз һәм бик уңышлы уза.

Семен Николаев 1983 елда туа, балачагы Яшел Үзән шәһәрендә үтә, 3 нче гимназиядә белем ала. 1997 елда Казандагы Суворов училищесына укырга керә. Аны белгән кешеләр: «Кечкенәдән хәрби булырга хыялланды», – дип искә алалар. Казан танк училищесын 2005 елда тәмамлап, диплом ала. Һәм шуннан бирле – хәрби хезмәттә. Аңа Мәскәү янындагы легендар 4 нче Кантемиров танк дивизиясенә юллама бирәләр. Семен Николаев взвод командирыннан алып, танк бригадасы командирына кадәр хезмәт юлы үтә.

Соңрак ул Мәскәүдә Фрунзе исемендәге Россия Кораллы Көчләр академиясендә белем алуын дәвам иттерә. Укуын тәмамлагач, аны Сүриягә җибәрәләр. Ә 2022 елның декабреннән ул – махсус хәрби операциядә.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев быел март аенда Семен Николаев хезмәт иткән урында булган.

– Без хезмәттәшләребез белән махсус хәрби операция зонасында булдык, сугышчыларыбызга гуманитар йөк алып бардык. Волновахада Семен Николаев белән очраштык. Бүләкләр тапшырдым, шевроннар алмаштык, сөйләшә-сөйләшә бергәләп ашадык. Сугышчыларга махсус хәрби операция зонасында гына түгел, аларның гаиләләре белән эшләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштык, – дип сөйли район башлыгы.

Семен Николаев өйләнгән, ике баласы бар. Яшел Үзәндә аның әнисе яши. Ерак булуга карамастан, Семен аның турында кайгырта.

– Без аның әнисенә, яшен исәпкә алып, медицина ярдәме күрсәтелүне контрольгә алдык. Шулай ук, республика шифаханәләренең берсендә шифаханә-курорт дәвалануын тәэмин итү планлаштырыла, – диде Яшел Үзән районы башлыгы.

Әлегә Геройның әнисе дә, тыйнаклык күрсәтеп, журналистлар белән элемтәгә чыкмый. Укытучылары исә улының да нәкъ шундый сыйфатларга ия икәнлеген искә ала. Мәктәп балаларын аның үрнәгендә тәрбияләргә ниятлиләр.

– Семен Николаев – Яшел Үзән районында махсус хәрби операциядә мондый олы бүләккә лаек булган беренче Герой. Барлык якташлары өчен зур горурлык, батырлык үрнәге, – ди Михаил Афанасьев.

СВОда Россия Герое исеме алган Татарстан егетләре

Әлкидән – Раил Габдрахманов, Питрәчтән – Иван Додосов, Казаннан – Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин, Айнур Сафиуллин, Дамир Гыйлемханов һәм Алексей Копунов, Мамадыштан – Олег Сорокин, Чаллыдан – Станислав Большаков, Лениногорскидан – Дамир Исламов, Тәтештән – Михаил Марцев һәм Андрей Соколовский, Кайбычтан – Владимир Козин, Апастан – Рамил Ибәтуллин, Яшел Үзәннән Семен Николаев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре