Россия һәм Иордания арасында визасыз режим гамәлгә керә

2025 елның 13 декабрендә РФ Хөкүмәте һәм Иордания Хашимит Корольлеге Хөкүмәте арасында виза таләпләрен үзара гамәлдән чыгару турындагы килешү үз көченә керә. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Россия гражданнары Иорданиягә визасыз керә һәм анда һәр килгән саен 30 көнгә кадәр була алачак. Шул ук вакытта, әлеге илдә булуның гомуми вакыты календарь ел дәвамында 90 көннән артмаска тиеш. Визасыз керү гражданнар хезмәт яки коммерция эшчәнлеген, белем алу яки илдә даими яшәүне планлаштырмаган очракта гына мөмкин.

Иордания гражданнары өчен дә Россия Федерациясенә килгәндә шундый ук шартлар гамәлдә булачак, дип билгеләп үтелә.

 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре