Россия һәм Украина делегацияләре бүген Истанбулда чираттагы сөйләшүләрдә очраша

Россия белән Украина арасында сөйләшүләрнең өченчесе бүген Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә башланачак. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков та бу мәгълүматны раслаган.

– Чыннан да, безнең делегация Истанбулга китте. Бүген анда кичен сөйләшүләр үткәрү күздә тотыла. Россия-Украина сөйләшүләренең өченче раунды булачак бу, – дип билгеләп үткән Песков.
Ул иң элек алдагы сөйләшүләрдә каралган меморандум проектларына бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуның күздә тотылуына игътибар иткән. Моннан тыш әсирләр белән алышуны дәвам итү буенча сөйләшү булачагын әйткән. Шул ук вакытта Кремль вәкиле, меморандумнар килештерелгәнче, Россия һәм Украина президентлары очрашуының максатка ярашлы булмаячагын искәрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре