Газетага язылу

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашучыларны теркәү башланды

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисадый форумында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады. Быел форум 12-17 майда Казанның төрле мәйданчыкларында үткәреләчәк. Ә инде ике көнлек эшлекле программа 14-15 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булачак.

Россиядә ислам банкларының тәүге корылтае эшлекле программаның төп вакыйгасына әйләнәчәк. Анда 24 илнең финанс оешмалары җитәкчеләре катнашачак. «KazanForum 2026» кысасында шулай ук «Евразиянең энергетик иминлеге» Халыкара конгрессы, ислам модасы фестивале һәм Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь шеф-поварлар халыкара бәйгесе уздырылачак. Форум көннәрендә өченче тапкыр International Property Market 2026 халыкара күчемсез милек күргәзмәсен үткәрелү күздә тотыла. Быел ул эшлекле программа белән бер бинада урнаштырыла.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ел ахырында узган зур матбугат конференциясендә әйткәнчә, бик мөһим форум бу. «Һичшиксез без аңа ярдәм итәчәкбез, чөнки чара безне гарәп дөньясындагы һәм ислам дөньясындагы дусларыбыз, союзникларыбыз белән, һич арттырусыз, Глобаль Көньяк белән  бәйләүче бер җеп булып тора», – дип билгеләп үткән иде Президент.

Чарага  https://reg.kazanforum.ru/ru/registration сылтамасы аша теркәлергә мөмкин. Теркәлү 30 апрельгә кадәр ачык булачак.

Чара турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән форум сайтында https://kazanforum.ru/  танышырга мөмкин. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре