Россия тиздән көнбатыш сәясәтчеләренә, эшмәкәрләргә һәм башка эшлеклеләргә каршы шәхси санкцияләр исемлеген игълан итәчәк, дип белдерде Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Рябков.
"Исемлек әзер. Без моның белән шөгыльләнәбез. Бу, нигездә, көндәлек эшнең бер өлеше", - диде ул Беренче канал эфирында.
Дипломат сүзләренә караганда, Мәскәү җавап биргәндә "салкын канлылык күрсәтәчәк". Шул ук вакытта Россия хакимияте кертелгән рестрикцияләрдән зыянны минимальләштерү мөмкинлегенә ия, дип раслый Рябков.
"Без америкалылардан теләсә кайсы вакытта хәйлә көтеп булуын белдек һәм беләбез. Без хәзер күзәткән вәзгыятькә әзерләндек. Ул махсус операцияне туктатмый. Ул аның белән бәйле түгел", - дип билгеләп үтте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез