Газетага язылу

Россия Конституциясе көнен кабат ял көне итәргә тәкъдим иттеләр

Россиядә РФ Конституциясе көнен, 12 декабрьне, кабат ял көне итәргә кирәк – нәкъ менә шушы көнне, 1993 елда илнең Төп законы кабул ителгән. Конституция авторларының берсе – хокук белгече, юридик фәннәр докторы Сергей Шахрай шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Абзац» басмасына сылтама белән «Татар-информ».

Россиянең элеккеге вице-премьеры фикеренчә, бу – Россия дәүләте тарихындагы иң мөһим даталарның берсе.

«Мин ял көнен кире кайтару яклы. Чөнки Россия традицияләре буенча, әгәр вакыйга зур әһәмияткә ия икән, ә РФ Конституциясен кабул итү – гаять зур вакыйга, ул көн ял көне булырга тиеш», – дип искәртте Сергей Шахрай.

1994 елдан 2004 елга кадәр 12 декабрь эшләми торган бәйрәм көн иде. Аннары ял көне гамәлдән чыгарылды.

Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре