Россия Тикшерү комитеты Түбән Камада украин пилотсыз очкычлары һөҗүм итү факты буенча җинаять эшен тикшерә башлаган. Һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыкларга, һөҗүмгә катнашы булган Украина кораллы формированиеләре вәкилләрен билгеләргә һәм аларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә тиеш.
Тикшерүгә Түбән Камадагы һөҗүмнән тыш, тыныч халык зыян күргән башка очраклар да кертелгән. Луганск Халык Республикасында, җирле хакимият мәгълүматларына караганда, бер кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Белгород өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән дүрт тыныч халык вәкиле зыян күргән. Курск өлкәсендә дүрт кеше, шул исәптән ике бала, җәрәхәтләр алган.
Бу очракларның һәрберсе буенча тикшерүчеләр вакыйгаларның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Кама аръягы районына пилотсыз очкычлар белән массакүләм һөҗүм булган. Дроннар торак йортка һәм сәнәгать объектларына эләккән. Алты кеше зыян күргән, аларның берсе – Росгвардия хезмәткәре – хастаханәгә озатылган, калганнарына ярдәмне урында күрсәткәннәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага килгән һәм киңәшмәдә иң беренче чиратта җылылык белән тәэмин итүне торгызырга кушкан. Һөҗүм нәтиҗәсендә кайбер йортларда җылылык һәм кайнар су белән өзеклекләр булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез