Татарстанда атна башында юлларда бозлавык көтелә. Республика Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, төнлә һава температурасы урыны белән –6 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +3 градустан артмаячак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда сак булырга чакыра.
16 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин, көндез явым-төшемнәр булуы ихтимал түгел. Җил көнбатыштан, соңрак төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы –5 градуска кадәр төшә, көндез +3 градустан артмый.
Казанда да шундый ук һава торышы көтелә. Аязучан болытлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә –1…–3, көндез 0…+2 градус булачак. Җил тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итә.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләргә ашыкмаска, бозлы юлда аякны тулысынча табанга басып йөрергә киңәш итә. Юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга кирәк. Шулай ук балаларны күзәтү астында тоту һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез