Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада җылылык һәм су белән тәэмин итүне тизрәк торгызырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Түбән Камага килде. Һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сәнәгать зонасында зыян күргән предприятиеләрне карады, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләре турында доклад тыңлады. Биредә әле дә ашыгыч хезмәтләр эшли. Оешкан төстә эвакуация үткәрү нәтиҗәсендә кеше үлеменә юл куелмаган.

Рөстәм Миңнеханов дрон килеп кергән күпфатирлы йортта да булды. «Бер пилотсыз очкыч фатирга килеп керде, кешеләр, бәхеткә, зыян күрмәде», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, зыян күргән биш кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән, ә Росгвардиянең бер хезмәткәрен хастаханәгә озатканнар. Йортта яшәүчеләргә фатирларына керергә рөхсәт итә башлаганнар. Бинада электр һәм су белән тәэмин итүне торгызганнар, якын арада газ бирү дә яңартылырга тиеш.

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре каралган. Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта җылылык белән тәэмин итүне мөмкин кадәр тизрәк торгызырга кушкан. Зыян аркасында кайбер йортларда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килгән.

Радмир Беляев сүзләренчә, зыян күргән объектлар тирәсендә һәм якын-тирә территорияләрдә һава сыйфатын даими тикшереп торалар. Белгечләр хәлне күзәтә, коммуналь, авария һәм ашыгыч хезмәтләр эшен дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре