Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, янгын иминлек кагыйдәләрен санга сукмау сәбәпле килеп чыккан. Хәзерге вакытта тикшерүче-криминалистлар предприятие хезмәткәрләреннән сораштырып, килеп туган хәлне ачыкларга тырыша. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин комитетның Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийдан әлегә уздырылган тикшерү гамәлләре буенча мәгълүматлар тапшыруны сораган.
Исегезгә төшерәбез: кичә “Түбән Кама Нефтехим” заводында янгын булды. Сәбәбе – газ катнашмасының кабынып китүе. Соңгы мәгълүматларга караганда, 3 кеше, шул исәптән бер янгын сүндерүче һәлак булган.71 кешегә зыян килгән. Өчесе – авыр хәлдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез