Бер төн эчендә Россиянең дүрт төбәге, Кара диңгез һәм Азов диңгезләре акваторияләре өстендә 128 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелеп юк ителгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«83 пилотсыз очкыч Краснодар крае территориясендә, 30ы — Кырым өстендә, сигез БПЛА — Азов диңгезе акваториясе өстендә, бишесе — Кара диңгез акваториясе өстендә, берешәр БПЛА — Брянск һәм Курск өлкәләре өстендә бәреп төшерелде», - диелә хәбәрдә.
Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, ВСУ Кубаньның гражданлык объектларына һөҗүм итәргә тырышып караган, Туапсе һәм Темрюк районындагы йортлар, Анапа астындагы Джигинка авылында хуҗалык корылмалары зыян күргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез