Төркиядә Россия туристларын Каппадокиягә илтүче автобус белән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккае. Россиянең Анкарадагы илчелеге хәбәр иткәнчә, автобус кюветка киткән һәм әйләнгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Россия гражданкасы һәлак булган, тагын 26 россияле зыян күргән.
"Юл-транспорт һәлакәтендә Россиянең 26 гражданы зыян күргән. Кызганыч, берсенең үлеме расланды. Зыян күрүчеләр Конья һәм Сельчукхан торак пунктларында якындагы хастаханәләргә китерелгән ", - диелә Facebook тагы илчелек хәбәрендә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөртүче бозланган юлда идарә итә алмаган. Барлыгы автобуста Антальяда ял иткән 32 Россия туристы булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез