Россия Трампның үтенече буенча, сөйләшүләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, 1 февральгә кадәр Украинага һөҗүм итүдән тыелырга ризалашты, дип хәбәр итте Дмитрий Песков.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Россия Трампның үтенече буенча, сөйләшүләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, 1 февральгә кадәр Украинага һөҗүм итүдән тыелырга ризалашты, дип хәбәр итте Дмитрий Песков.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Казан филармониясе Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасы буенча музыкаль спектакль тәкъдим итте. Бу Казан филармониясенең мондый форматтагы беренче генә премьерасы түгел. Алар бу юнәлешне «Сабантуйга Австралиягә» музыкаль спектакле белән башлап җибәргәннәр иде. Аннан соң «Зәңгәр шәл» һәм «Йосыф – Зөләйха»ны тәкъдим иттеләр.
«Нефтехим Арена» Боз сараенда хоккей сөючеләрне кабат спорт рухы һәм экологик тематика берләштерде. СИБУР ярдәме белән биредә дүртенче ел рәттән экоматч узды.
Мебельнең урынын алыштырып карыйсың, яңа пәрдә алып эләсең, киштәләрне бушатасың – барыбер нәрсәседер ошамый. Йокы бүлмәсе турында сүз. Дизайнер Рузалия Шәрәфетдинованың аны күңелгә якын итеп үзгәртүгә ярдәм итәрдәй киңәшләре болайрак.
«Балага әти дә, әни дә кирәк», – дигәнне еш ишетергә туры килә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Кемнеңдер әтисе гаиләдән китә, кемнекенәдер озак яшәү насыйп булмаган. Ә кайбер хатын-кызлар ир-ат белән гаилә кормыйча, баланы үзләре генә үстерергә карар кыла.
Икмәк үзе зарарлы продукт булып тормый. Табиб-диетолог, нутрициолог Софья Кованова “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIV «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Салкыннар башлангач, тәрәзә төбендәге күп кенә гөлләрнең «тормышы» авырая. Алар төрле яклап «һөҗүм»гә дучар: астан җылыткыч батареядан коры һава өрсә, бүлмәне җилләткәндә, өстән үтәли җил борчый. Мондый шартларда үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә?
Кичә түгел, инде бүген нәрсә ашаганың онытыла, әле берничә минут элек нәрсә эшләргә җыенуыңны хәтерләмисең, яки кемнеңдер исемен искә төшерә алмый аптырыйсың. Бүген бу – өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә хас күренеш һәм ул чаң сугарлык хәлгә әверелеп бара. Хәтерсезлектән сакланып һәм котылып буламы?
Авырлыкка тарыганда, еш кына «язмыш мине сыный», «тәкъдиремә язылгандыр», дип кабатлыйбыз. Ә чынлыкта барысына да язмыш кына гаеплеме соң? Әллә сәбәпне үзебезнең эш-гамәлләребездән дә эзләү дөрес булырмы? Язмыш һәм аны үзгәртү хакында Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән сөйләштек.
Бүген Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында, «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә комплекслы проект булып тора, ул тарих, мәдәният, мәгариф һәм үткәннең героик сәхифәләре аша республиканың төп кыйммәте – аның күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм дуслыгы турында сөйли.
Фикер өстәү
Фикерегез