Аны РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко җитәкли, дип хәбәр итә «Интерфакс», Хөкүмәт Рәисе урынбасары аппаратына сылтама белән.
Яңа структура мошенниклык схемаларын оператив ачыклау һәм онлайн-җинаятьчелеккә каршы торуның өстәмә чараларын эшләү белән шөгыльләнәчәк.
Вице-премьер аппаратында штабның төп бурычы – кибермошенникларга каршы көрәштә дәүләт һәм бизнес көчләрен берләштерү, дип хәбәр иттеләр. Аның эшенә федераль хакимият органнары, шул исәптән хокук саклау структуралары, Россия Банкы, шулай ук бизнес вәкилләре – элемтә операторлары, банклар һәм цифрлы платформалар кушылды.
Дмитрий Григоренко аппаратында билгеләп үтүләренчә, оператив штаб булдыру хөкүмәтнең кибермошенниклыкка каршы көрәш буенча системалы чараларының берсе булды. Анда шулай ук 2026 елның беренче биш аенда гамәлгә ашырылган эшләр нәтиҗәсендә мәгълүмат технологияләрен кулланып җинаятьләр саны 31 процентка кимегән дип хәбәр иттеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез