Газетага язылу

Россия җыелма командасы Паралимпия уеннарының медальләр зачетында өченче урынны яулады

Россия җыелма командасы Италиядә узган Паралимпия уеннарында командалар арасында өченче урынны алды.

Безнең спортчылар 8 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медальгә ия булды. Беренче урынны яулаган Кытай спортчылары 15 алтын, 13 көмеш һәм 16 бронза медальгә лаек булды. АКШ спортчылары икенче урынны (13–5–6) алды.

 

Безнекеләрдән тау чаңгысы остасы Варвара Ворончихинага тиңнәр булмады: ул 2 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Шулай ук тау чаңгысы остасы Алексей Бугаев 2 «алтын» һәм 2 «бронза» алды. Чаңгычылар Анастасия Багиян  – 3 тапкыр, ә Иван Голубков 2 тапкыр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

 

Паралимпиадада Россиядән барлыгы 6 спортчы катнашты. Аларга, соңгы 12 елда беренче тапкыр, илебезнең әләме һәм гимны астында ярышларда катнашу мөмкинлеге бирелде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре