Инициатива өч һәм аннан да күбрәк балалар табуны стимуллаштыруга һәм гаиләдә атаның ролен ныгытуга юнәлтелгән.
«Минемчә, мондый түләү әтиләрне репродуктив планнарын тормышка ашырырга этәрә алыр иде. Икенчедән, бу гаиләдә әти кешенең ролен арттырачак», - дип ассызыклады Рыбальченко ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул билгеләп үткәнчә, ана капиталы, гаилә капиталы дип аталса да, нигездә күбрәк аналарга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
«Әтиләргә карата да шундый ук инициативаны һәм шундый ук практиканы кулланырга кирәк», - дип өстәде комиссия башлыгы.
Аның сүзләренчә, түләүне гаиләдә өченче бала туганда бирергә тәкъдим ителә. «Ата капиталының мәгънәсе ир-атларның әти буларак ролен ассызыклауда», – дип аңлатты Рыбальченко.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез