Газетага язылу

Россиядә 2026 елда яшәү минимумы күләме расланды

2026 елда Россия Федерациясендә төп ихтыяҗларны тәэмин итү өчен кирәкле керемнәрнең минималь дәрәҗәсен күтәрәчәкләр. Бюджет материалларында шул хакта әйтелә.

Җан башына уртача керем – 18 939 сум, ә эшләүче халык өчен 20 644 сум тәшкил итәчәк. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен ул – 16 288 сумга, ә балигъ булмаганнар өчен 18 371 сумга тигез булачак.

Агымдагы елда бер кешегә минималь керем дәрәҗәсе – 17 733 сум, эшләүчеләр өчен – 19 329 сум, балалар өчен – 17 201 сум, ә пенсионерлар өчен 15 250 сум тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре