Газетага язылу

Россиядә 308 теракт очрагын булдырмый калганнар

Узган елда Россиядә 308 теракт очрагын булдырмый калганнар.

Иминлек федераль хезмәте директоры, Террорчылыкка каршы комитет (НАК) рәисе Александр Бортников әйтүенчә, 2025 елда иминлек органнарының уртак гамәлләре нәтиҗәсендә террорчылык юнәлешендәге 423 җинаять очрагына юл куелмаган. Моннан тыш хокук саклау органнары хезмәткәрләре 79 яшерен оешманың эзенә төшкән һәм 2,5 меңнән артыграк бандитны, аларның ярдәмчеләрен тоткарлаган. 27 террорчы кораллы каршылык күрсәткәндә юк ителгән, дип сөйләгән ул «Российская газета»га.

 

ФСБ директоры сүзләренә караганда, соңгы вакытларда гына да җәмгыятьтә зур шау-шу тудырырдай кайбер терактларны, шул исәптән югары дәрәҗәдәге хакимият органнары вәкилләрен, Кораллы Көчләр һәм Росгвардия җитәкчелеге вәкилләрен үтерү, пассажир транспортында кулдан ясалган бомбалардан, утлы коралдан файдалану, күпфатирлы торак йортны шартлату омтылышларын булдырмый калганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре