«Административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 12.5 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон 2026 елның 9 гыйнварында үз көченә керә. Әлеге закон, беренче чиратта, Россия территориясенә транспорт чараларын вакытлыча кертүче автомобиль хуҗалары файдаланган хокукый бушлыкны бетерә», – дип аңлатты Машаров.
Эксперт искәрткәнчә, тәрәзәләргә тонировка ясау кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме 500 сум тәшкил итә.
Моңа кадәр бу өлкәне көйләү өчен Таможня союзының Техник регламенты кулланылган. Анда транспорт чараларының тәрәзәләренә тонировка ясау кагыйдәләре язылган булган. Төгәлләп әйткәндә, әлеге регламент Таможня союзына кермәгән илләрдән китерелгән машиналарга кагылмаган.
«Моннан ары транспорт чарасын илгә керткәндә «Транспорт чараларын эксплуатациягә кертү буенча төп нигезләмәләр» белән җитәкчелек итәргә кирәк була. Шул рәвешле, 2026 елның 9 гыйнварыннан Россиягә вакытлыча кертелгән автомобильләр кагыйдәләргә туры килгән тонировка белән генә йөри алачак», – дип өстәде белгеч.
Тонировка кагыйдәләре
Эксперт искәртеп үткәнчә, Россиядә автомобильләрнең алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләре 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә яктылык үткәрергә тиеш. Броньланган автомобильләр өчен бу күрсәткеч 60 проценттан да ким булмаска тиеш.
«Әлеге федераль законның кабул ителүе Россия юлларында барлык йөртүчеләрнең хокукларын тигезләде, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырды», – диде Машаров.
РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән ителгән төзәтмәләр 2025 елның декабрендә кабул ителгән иде.
«Цифровой мир» берлеге рәисе Валерий Корнеев белдергәнчә, бу яңалыклар чит ил номерлары белән йөрүче дистәләгән мең автомобиль хуҗасына кагылырга мөмкин. Моңа кадәр алар тәрәзәләренә пленка ябыштырып та, штраф түләмичә йөри алган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез