Россиядә 9 миллион чамасы кешедә нерв системасы авырулары ачыкланган. Шуның 101 меңнән артыграгы таркау склероздан интегә. Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәме һәм шифаханә-курорт эшләрен оештыру департаменты башлыгы Екатерина Каракулина әйтүенчә, быел гына да 2,1 миллион кешедә нерв системасы авыруы табылган. Шул исәптән 6,8 меңендә – таркау склероз.
Екатерина Каракулина сүзләренә караганда, неврологка күренүчеләр 2020 ел белән чагыштырганда 14,8 процентка арткан, табибта исәптә торучылар да ишәя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез