Россиядә берничә шәһәргә су төбенә китү куркынычы янавын әйткәннәр

Гасыр азагына кадәр, климат җылыну һәм океаннарда су биеклеге күтәрелү сәбәпле, Россиянең кайбер шәһәрләре су төбенә китәргә мөмкин. Аерым алганда, Азовка, Ростов-Донның көнчыгыш өлешенә, Керчь, Санкт-Петербург шәһәрләренең яр буе территорияләренә, Кронштадтның бер өлешенә кагыла бу. Ширшов исемендәге Океанология институты галиме Филипп Сапожников “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Галим әйтүенчә, 2100 елга океаннарда су биеклегенең 0,3–0,65 метрга һәм хәтта 1,3 метрга күтәрелүе бар. Шул сәбәпле Кара диңгез буенда урнашкан шәһәрләр – Азов, Ростов-Донның – көньяк, Керчьның – яр буе өлешләре, шулай ук Төньяк Кубань станицалары һәм Адлерның бер өлеше су астында калырга мөмкин. Ә инде Россиянең төньяк-көнбатышында Санкт-Петербургның яр буенда урнашкан территорияләренә, Кронштадтның бер өлеше һәм Сестрорецкига су басу куркынычы янаячак. Төньяк төбәкләргә килгәндә, Ненец районындагы Варандей бистәсенең, Нарьян-Мар һәм Салехард, Ерак Көнчыгышта – Находка портының шундый хәлгә дучар булуы ихтимал икән.

Белгеч сүзләренә караганда, әлеге мәгълүматлар бүгенге тенденцияләрне бик җентекләп өйрәнү нәтиҗәләренә нигезләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре