Киләсе елда пособиенең максималь күләме 14 742 сумга кадәр артырга тиеш. Бу турыда Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.
«Элек пособие индексациягә катгый бәйләнешсез ел саен билгеләнгән булса, хәзер бу законда каралган. Эшсезлек буенча пособие 7,3 процентка индексацияләнәчәк», – диде Антон Котяков.
Министр сүзләренә караганда, эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә чыгымнар кыскартылган, чөнки Россиядә эшсезлек күрсәткече рекордлы түбән дәрәҗәгә җиткән – ул инде өч ай рәттән 2,4 процент дәрәҗәсендә тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез