Россиядә яңа цифрлы платформа барлыкка киләчәк. Тиешле законга Президент Владимир Путин кул куйган. Ул мессенджер һәм дәүләт сервислары функцияләрен берләштерәчәк. Яңа платформаның куркынычсыз булуы һәм чит ил мессенджерларыннан калышмаска тиешлеге күздә тотыла.
Әйтик, әлеге кушымта дәүләт һәм муниципаль органнарга халык белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук ул «Госключ» системасына кертелгән булачак. Бу исә килешүләр төзегәндә цифрлы имза куллану мөмкинлеге бирә. Платформада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар да онлайн режимда аралаша алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез