Россиядә яшәүчеләр Кытай һәм Беларусь Республикасын иң дустанә илләр дип саный. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 65 проценты Кытайны, безнең өчен иң дустанә ил, дип күрсәткән, 41 проценты бу җәһәттән – Беларусьне, 26шар проценты – Һиндстан һәм Корея Халык Демократик Республикасын, 16 проценты – Иранны күрсәткән.
Үзәктә билгеләп үтелгәнчә, Кытай Халык Республикасы элек-электән – тикшеренү уздырыла башлаганнан бирле “иң якын дустыбыз” булып кала. Һиндстан исә 3 ел эчендә – 2019 елдан 2022 елга кадәр, күрсәткечен ике тапкыр яхшыртып, рейтингта бишенче урыннан өченчегә күтәрелгән. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучылар Франция, Британия, Германия һәм Украинаны иң дошман илләр буларак атап үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез