Россиядә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 81 яшькә җитәр дип фаразлана

2030 елга Россиядә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә, ә 2036 елда 81 яшькә якынлашырга тиеш. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин илкүләм проектлар буенча стратегик сессия барышында әйтте.

– Әлбәттә, һәр җирдә дә – авылдамы, шәһәрдәме – кеше яхшы яшәсен өчен, шартлар тудырырга кирәк, – дигән Хөкүмәт башлыгы.

Шулай ук ул «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектының эчтәлеге турында да хәбәр итте. Ул 11 федераль проектны үз эченә алачак. Алар арасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү, федераль медицина оешмаларын үстерү, кадрлар әзерләү, санлы технологияләр җәлеп итү дә бар.

Искәртеп үтик: апрель аендагы чыгышы вакытында Михаил Мишустин 2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә гомер озынлыгы дәрәҗәсе коронавирус пандемиясенә кадәр булган күрсәткечтән артып, 73,5 яшьне тәшкил итүен әйткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре