Иминлек Советы аппараты мәгълүматларына караганда, милеккә бәйле җинаять очраклары – 14,1, урлау – 9, мошенниклык очраклары 18,3 процентка кимегән. Моннан тыш авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр – 19,8, үсмерләр кылганы – 5,3, чит илдән килүчеләр катнашындагысы 38,9 процентка кимегән. Быел өч айда IT технологияләрдән файдалануга бәйле җинаятьләрнең дә 29,5 процентка азрак теркәлгән.
Шул ук вакытта ришвәтчелеккә бәйле кыңгыр эшләр нибары 0,5 процентка кимегән, ә ачыкланган ришвәт очраклары, киресенчә, 11,7 процентка арткан. Шулай ук экстремистлык юнәлешендәге җинаятьләрнең 28,3 процентка артуы теркәлгән. Аларның күпчелеге – интернет аша кылынган җинаятьләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез