Россиядә интернетны өзү мәсьәләсенә ачыклык керттеләр

Ял көннәрендә интернетны өзүне планлаштыру турында меcсенджерларда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте исеменнән таратылган мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителгән, дип яза “Татар-информ”.

“Стационар, мобиль интернет һәм спутник ннтернеты, һәр төбәктә иминлекне тәэмин итү үзенчәлегеннән чыгып, гадәттәгечә эшли. Аны өзү буенча бернинди дә планнар юк”, – дип басым ясап әйтелгән министрлыкта.

Анда шулай ук юк-бар чыганакларга ышанмаска, бары тик ведомство сайтындагы һәм аның МAX, Telegram каналларындагы мәгълүматларга гына таянырга чакырганнар.

Сүз уңаеннан, төбәктә 1800 заманча Wi-Fi ноктасы бар, шулар арасыннан 841 нокта Казанда урнашкан. Алар ярдәмендә татарстанлылар һәм республикага килүчеләр хәтта мобиль интернет эшенә чикләүләр кертелгәндә дә элемтәдә кала алачак.

Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре