Россиядә коронавирус белән хастаханәләргә җибәрелүчеләр саны тәүлек эчендә 20,7 процентка кимегән. Шушы вакыт эчендә госпитальләргә 1 571 кешене китергәннәр. Бу саннарны федераль оператив штаб хәбәр итте.
Илдә 32 850 пациент тулысынча савыккан. Шул ук вакытта Covid-19 китереп чыгарган чир белән авыручыларның саны 15 291 кешегә арткан. Иң күп авыручылар - Мәскәүдә (698), Санкт-Петербургта (759) һәм Мәскәү өлкәсендә (251).
Соңгы 24 сәгать эчендә Россиядә коронавирустан 287 кеше үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез