Карар кунакханәләргә урнашу процедурасын гадирәк һәм гражданнар өчен уңайлырак итәргә тиеш.
Кунакханәләр өчен техник тоткарлыклар килеп чыккан очракта үтәргә кирәк булган гамәлләрнең төгәл регламенты әзерләнгән. Бу бизнес өчен хокукый куркынычларны булдырмаска ярдәм итәчәк, дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.
Машина йөртү таныклыгы белән урнашу өчен техник нигезне РФ Эчке эшләр министрлыгы тәэмин итәчәк. Ведомствоның мәгълүмати системалары таныклыкларны реаль вакыт режимында Дәүләт автоинспекциясе базалары аша тикшерәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез