«Күптән түгел генә күп балалы гаиләләрдә 8,9 миллион бала исәпләнә иде, 10 ай нәтиҗәләре буенча аларның саны инде 9,2 миллионга җитте. Ягъни үсеш – 300 меңгә якын», – дип белдерде министр.
Россиядә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә дип санала. Аларга күп төрле ташламалар (мәсәлән, ипотека түләү өчен 1 миллион сумга кадәр субсидия, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташламалар, уңайлы вакытта ял алу мөмкинлеге һ.б.) каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез