Кибетләргә акча янчыгыннан башка гына йөрергә ияләнеп беттек инде. Картаң янда булса, шул җиткән. Ләкин соңгы арада үзең белән анысын алмасаң да куркыныч түгел. Теге яки бу товар, хезмәт өчен хәзер телефондагы онлайн банктан – QR-код аша яки биометрия ярдәмендә генә дә түләргә мөмкин. Бер ел эчендә Россиядә әлеге мөмкинлектән файдаланучылар саны ике тапкыр арткан.
Булган мөмкинлектән файдаланырга кирәк! Билгеле банкта эшләүче Казан кызы Гүзәл Әлимова шулай ди. Кая гына барса да, исәп-хисапны телефоннан QR-код аша гына ясарга тырыша ул.
– Кәгазь акчаны көндәлек тормышта кулланган юк диярлек. Моңарчы сатып алулар өчен гел банк картасы куллана идем. Аны берничә тапкыр өйдә онытып, кыен хәлдә калгач, QR-код аша түли башладым. Бу бик уңайлы. Дөрес, соңгы арада интернет эшләмичә интектерә. Андый чакта кыенрак. Кулда картаң булмагач, кирәк әйбереңне алу өчен интернет эшли башлаганны көтәргә кирәк. Ансыз QR-код аша түләп булмый бит. Безнең банк үзенең клиентларына сатып алулар өчен елмаю белән түләү мөмкинлеге дә булдырды. Ләкин шәхсән мин үзем аннан файдаланырга шикләнәм. Гомумән, биометриягә ышанычым чамалы минем, – ди Алия.
Моннан биш ел чамасы элек безнең илдә QR-кодларны ресторан-кафе кебек урыннарда, реклама такталарында гына күреп була иде. Пандемия чорында исә ул аеруча популярлашып китте. Бүген дә иң еш кулланыла торган түләү ысулларының берсе булып кала бирә.
Быелның беренче кварталында Россиядә QR-код һәм биометрия ярдәмендә 800 миллион түләү башкарылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Көндәлек тормышта банк картасын кулланучылар да җитәрлек анысы. Быелның гыйнвар–март аралыгында, әйтик, ил халкы 13,6 триллион сумлык товар һәм хезмәтләр өчен банк картасы ярдәмендә 14,9 миллиард түләү башкарган.
Иң кызыгы: соңгы арада илдә картадан акча салдырулар да кимегән. Быелның беренче өч аенда Россиядә яшәүчеләр банк карталарыннан 394 миллион сум акча салдырган. Бу соңгы 14 елдагы иң түбән сан дип бәяләнә. Соңгы тапкыр банк картасыннан шулкадәр акчаны 2009 елның беренче кварталында салдырган булганнар.
НАФИ аналитика үзәге мәгълүматларына караганда, узган ел ил халкының 53 проценты кибетләрдә бер тапкыр булса да QR-код аша түләгән. Шул ук вакытта халыкның 73 проценты үзе белән һәрчак банк картасы йөртә икән. Шуларның 69 процентында бер банк картасы гына булса, 23 проценты – ике, 6 проценты берьюлы өч банк картасыннан файдалана.
Сүз уңаеннан, соңгы арада QR-код мөмкинлекләреннән мошенниклар да оста файдалана башлады. Алар бу тамганы подъезд ишекләренә, кеше күп йөри торган урыннарга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләренә ябыштыра. Кеше шуның аша керсә, кырыгалдарлар аның турында бөтен шәхси мәгълүматны кулына төшерәчәк. Мошенниклар аны, үз чиратында, микрозаем рәсмиләштерү яки кеше исеменә кредит алу өчен файдаланачак. Шуңа күрә хокук сакчылары, гомумән, теләсә кайсы QR-код белән эш иткәндә сак булырга куша. Шикле тоелган QR-кодлар аша түләргә ярамый, дип кисәтә алар.
QR-код аша түләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга?
- Кассада түләгәндә һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә чыгарыла торган QR-код аша гына түләргә тырышыгыз. Түләү төймәсенә басар алдыннан картагыздан алыначак сумманы, аны алачак кеше яки оешманың реквизитларын яхшылап тикшерегез.
- Кәгазьгә чыгартылган QR-кодлар белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк. Бер куар-код өстенә икенчесе ябыштырылмаганмы? Нәрсә өчен дә булса түләр алдыннан иң элек шуны тикшерегез. Юкса мошенниклар кармагына эләгүегез бар.
- Кафе яки рестораннарга кергәч онлайн меню тәкъдим итcәләр дә саклык сорала. Беренче карашка, сез бу очракта QR-код аша кереп акча түләмисез, биредә тәкъдим ителгән ризыклар белән генә танышасыз кебек. Мошенниклар кулы уйнаган булса, ул QR-код сезне зарарлы сылтамага кертеп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә андый урыннарда QR-код аша каядыр керер, нидер түләр алдыннан, кафе яки ресторан хезмәткәрләреннән башта аны үзләре кулланып күрсәтүләрен сорагыз.
- QR-код аша түләү төймәсенә баскач, сездән үзегез турында шәхси мәгълүмат кертүне сораган бит ачылса, аннан шундук чыгыгыз. Ул ресурсның адресы язылган юлда йозак рәсеме юк икән, димәк, бу – ялган сайт дигән сүз.
- Телефоныгызга QR-кодның чынмы, ялганмы икәнлеген ачыклый торган кушымта йөкләтегез. Ул әлеге ысул белән түләр алдыннан иң элек әлеге кодның ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын тикшерәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез