Газетага язылу

Россиядә туберкулезга каршы өч яңа вакцина булдыру өстендә эш алып барыла

Россиядә туберкулезга каршы өч вакцина өстендә эш алып барыла. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, аның сүзләрен ТАСС китерә, дип яза «Татар-информ».

«Бүген Россиядә туберкулезга каршы өч яңа вакцина булдыру өстендә эш алып барыла. Аларның берсе клиник тикшеренүләрнең икенче этабын тәмамлау алдында. Без туберкулезны профилактикалау һәм дәвалау өлкәсендә бу юнәлештәге хезмәттәшлекне бик өметле дип саныйбыз», – дип билгеләп үтте министр Н.Н. Блохин исемендәге Онкология милли медицина тикшеренү үзәгендә гарәп дәүләтләренең дипломатик миссияләре вәкилләре белән очрашуда. Препаратларның исемнәрен ул атамады.

Аның сүзләренчә, элегрәк Россия туберкулез аркасында сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнеш белән очрашкан. Әмма хәзер Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илне әлеге чир киң таралган югары куркынычлы дәүләтләр исемлегеннән чыгарды.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре