Россиядә туристлары чит илдә авариягә юлыккан: икесе авыр хәлдә

Шри-Ланкада Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән. Бу хәл Бельятта шәһәре белән Апарекка авылы арасындагы юлда килеп чыккан. “ТАСС” җирле мәгълүмат порталына таянып язганча, автобус йөртүче һәлак булган һәм 19га якын туристка зыян килгән.

Россиядән 12 турист Шри-Ланка хастаханәсенә китерелгән. Икесе – авыр хәлдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре