Россиядә вузларга керү тәртибе үзгәртелә

Россиядә 2026 елда югары уку йортларына керү тәртибен үзгәртү күздә тотыла. Педагогик белгечлекләр өчен булачак һөнәр профиле буенча мәҗбүри БДИ кертеләчәк. Бу хакта “Реальное время” “Коммерсантъ” хәбәренә таянып яза.

Хәзер, әйтик, география укытучысы булырга теләүчеләргә ике мәҗбүри фәннән – рус теленнән һәм җәмәгать белеменнән тыш, география буенча да бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Ә менеджмент һәм икътисад белгечлеге буенча укырга керүчеләр өчен чит тел буенча имтихан төшеп калачак, дип белдергән фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков.

Үзгәрешләрне инде 2025 елда ук гамәлгә кертү планлаштырылган булган. Ләкин ата-аналар балаларның яңа сынауга әзерләнергә өлгермәячәкләренә борчылу белдергәч, бу уйдан кире кайтылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре