Россия Дәүләт Думасы депутатлары илдә алкоголь продукциясен бүләк буларак бирүне тыярга куша. Тиешле тәкъдим белән депутат, Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов чыгыш ясаган.
Документ нигезендә Административ хокук бозулар турындагы кодекска алкогольне бүләк итеп тапшырган өчен штрафлар каралган яңа маддә өстәргә тәкъдим ителә. Физик затлар өчен штраф 5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен — 35 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Әйтүләренчә, бу инициатива халык арасында алкоголь куллануны киметүгә юнәлдерелгән.
Хәмер урынына бары тик файдалы бүләкләр генә бирешергә тәкъдим ителә. Мисал өчен: спорт залына абонемент, өстәмә белем алуга сертификат, кино, музей, театрларга билет.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез