Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш башланды

1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин указы һәм Оборона министрлыгы боерыгы нигезендә, хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 135 мең ир-егет чакырылачак.

Хезмәт итү вакыты элеккечә калды - 12 ай. Егетләрне хезмәт итү урыннарына 15 октябрьдән озата башлыйлар. Элеккечә үк, хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус операция зонасына җибәрелмәячәк.

Әлеге хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенең үзенчәлеге шунда - хәрби хезмәткә чакыру турындагы карар кабул ителгән көннән алып бер ел дәвамында гамәлдә булачак. 2025 елның апрелендә дәүләт башлыгы шул хактагы канунга кул куйды. Карар язгы чакырылышта егетләрне хәрби хезмәткә озатырга өлгермәгән очракта кулланылачак - алар чакырылыш чорында хезмәт итү урынына җибәреләчәк.

«Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җибәрелгән повесткалар хәрби хезмәткә чакыруның төп ысулы булачак. Алар җибәрелгәннән соң 7 көн узгач тапшырылган дип санала. Шул ук вакытта, кәгазь повесткалар да юридик көчен саклый. Мәскәүдә, Марий Элда, Рязань һәм Сахалин өлкәләрендә повесткаларны бары тик электрон рәвештә генә җибәрәчәкләр.

Иреклеләр берләшмәләре составында хәрби хәрәкәтләрдә ким дигәндә алты ай катнашкан, шулай ук 2014 елның 11 маеннан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының хәрби берләшмәләре составында хәрби хезмәт узган гражданнар чакырылыштан азат ителү хокукына ия.

Ерак Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр өчен көзге чакырылыш соңрак — 1 ноябрьдән башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Электрон повестка буенча 20 көн эчендә килмәгән очракта, гражданинга карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылырга мөмкин (мәсәлән, чит илгә чыгуны яки транспорт чарасы белән идарә итүне тыю). Бу чаралар ул хәрби комиссариатка килү белән үк гамәлдән чыгарылачак, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре