АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио, Россия Вашингтонга ошый торган адымнар ясый башласа, Россиягә каршы санкцияләр берникадәр йомшартылырга мөмкин, дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” New York Times газетасы мәгълүматларына таянып яза.
“АКШ президенты администрациясе Мәскәүнең үз-үзен тотышында сизелерлек үзгәрешләр күрмәгән килеш Американың Россиягә каршы салынган санкцияләрен алмаячак. Гәрчә, россиялеләр администрациягә ошаган адымнар ясый башлаган тәкъдирдә, кайбер санкцияләрне йомшарту күздә тотса да”, – дип белдергән ул Европа дипломатлары белән очрашуда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез