2025 елның 4 октябренә кадәр Россиядә «Тәңкә атналыгы» бөтенроссия акциясе узачак. Акция кысаларында гражданнар банк офисларында һәм зур сәүдә челтәрләрендә тәңкәләрне банкнотларга комиссиясез алыштыра алачак. Бу хакта РФ Үзәк банкының телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».
Тәңкәләрне теләсә нинди хәлдә – каралган, оксидлашкан, кырылган, бөгелгән һәм хәтта тишелгән хәлдә тапшырырга була. Әмма моның өчен гариза тутырырга һәм паспорт күрсәтергә кирәк булачак.
Моннан тыш, тәңкәләрне алдан ук номинал буенча сортировкалап алып килергә киңәш ителә. Кибетләрдә алмаштырыла торган сумма 50 сумга калдыксыз бүленә торган булырга тиеш. Шулай ук 1997 елдан башлап чыгарылган тәңкәләр кабул ителә.
Апрельдә «Тәңкә атналыгы» барышында Россия халкы 242 миллион сумлык 51 миллионнан артык тәңкәне әйләнешкә кайтарды», – диелә регулятор хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез